UFA1.RU Башкортстанда 23 яшьлек егет бәрдергән кызның әнисе белән сөйләшкән. Аның сүзләренә караганда, машина йөртүченең әтисе алар янына килгән, әмма сөйләшү барып чыкмаган.
Хатын-кыз әлегә кадәр кызын исән дип уйлавын белдергән. Аның кызы - 16 яшьлек Янаны өч ахирәте белән бергә 23 яшьлек Марс бәрдерә.
- Кичә аның әтисе килде, без аның белән сөйләштек, ул да бик кайгыра, - дип сөйләгән UFA1.RUга Светлана. — Мин нәрсә әйтә алам? Күңелемдә бушлык. Миңа кызлар кызганыч. Мин әле дә бу хәлгә ышанмыйм. Миңа калса, ул хәзер Уфада һәм тиздән кайтачак. Без кече кызым белән бер-беребезне тынычландырырга тырышабыз.
Бакалыда 10 меңнән артык кеше яши. Бу вакыйга авылда шау-шу уятты. Светлана сүзләренә караганда, ул юл-транспорт һәлакәте буенча арта барган имеш-мимешләр артыннан күзәтүдән арыган. Аны 16 яшьлек кызын төнлә урамга чыгаруда гаепләүчеләр дә бар. Тик хәсрәтле ана кызының тәртипле, акыллы бала булганын әйтә...
Фото: башньюс