+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 июль 2022, 16:20

"Исерек килеш руль артына утырмаячакмын!"

 Бакалы районында авариядә һәлак булган бер кызның үги әтисе исерек килеш машинага идарә иткән өчен җәза срогы үтә.

"Исерек килеш руль артына утырмаячакмын!""Исерек килеш руль артына утырмаячакмын!"
"Исерек килеш руль артына утырмаячакмын!"
Ир икенче тапкыр исерек килеш руль артына утырганы өчен холык төзәтү колониясенә эләккән.

Азат Хөснетдинов сөйләвенчә, литр ярым сыра эчкән һәм автомобильдә өенә кайтып киткән. Тиздән аны ЮХХДИ хезмәткәрләре туктаткан. Шул ук вакытта аның үги кызын бәрдергән машина йөртүчедә дә шундый ук хәл.

Исегезгә төшерәбез, Бакалы районында яшәүче 23 яшьлек ир, исерек килеш автомобильгә утырып, дүрт кызны бәрдерде. Алар барысы да шул урында һәлак булган. Азат Хөснетдинов белән булган очракта беркем дә үлмәгән. Тик исерек килеш кабат йөргән өчен суд 9 ай төзәтү колониясендә җәза билгеләгән.

Баланың үлемен ул авыр кичерә. "Иреккә чыккач эчмәячәкмен, руль артына исерек килеш утырмаячакмын, дигән сүз бирдем. Ярый әле беркемне дә бәрдермәдем. Мондый хәл бүтән кабатланмаячак. Үзем исерек водитель аркасында якын кешемне югалттым", - дигән ир "Башньюс"ка.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас