+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 июль 2022, 12:50

Алты бала су корбаны булган!

Сулыкларда хәвефсезлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

Алты бала су корбаны булган!Алты бала су корбаны булган!
Алты бала су корбаны булган!
Бүген Башкортстан Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә Уфада профилактик рейд үткәрелде.

«Республиканың су объектларында хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләсе бик кискен тора. Бүгенге көндә республика су объектларында рәсми мәгълүматлар буенча 46 кеше үлгән, шул исәптән, кызганычка каршы, 6 бала. Әлегә бу күрсәткеч узган ел күрсәткеченнән 2 тапкыр кимрәк, әмма бу тынычланыр өчен сәбәп түгел. Коену сезонының иң кызган чагы», - дип билгеләп үтте вице-премьер.

Бүгенге көндә 55 муниципалитет территориясендә 121 пляж эшли. Уфа шәһәрендә - 11, шул исәптән Караидел елгасында 3 пляж. Шуңа карамастан, ел саен бу елгада кешеләр бата: соңгы 5 елда 13 кеше, шул исәптән 2 бала батып үлгән.

Кичә генә паромлы «Трамплин» кичүе районында 33 яшьлек ир-ат батып үлгән. Ә узган атнада Уфада Сипайлово микрорайонында 19 яшьлек егет төпкә киткән. Барлык фаҗигаләр дә коену өчен җайлаштырылмаган урыннарда булган.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты чираттагы тапкыр суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә:
- махсус җиһазландырылган һәм рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз;
- ярдан ерак йөзмәгез;
- исерек килеш су коенмагыз;
- сулыклар янында да балаларны караучысыз калдырмагыз;
- озак салкын суда озак коенмагыз.
 
Шулай ук исегезгә төшерәбез, су объектларында булган вакыйга шаһиты булсагыз, «112» номеры буенча шалтыратыгыз.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз һәм су объектларында хәвефсезлек чараларын үтәү турында онытмагыз.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас