+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 июль 2022, 03:00

Хәния Фәрхигә истәлек тактасы куюга рөхсәт булмаган?

Күптән түгел Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка истәлек тактасы куелган иде.

Хәния Фәрхигә истәлек тактасы куюга рөхсәт булмаган?Хәния Фәрхигә истәлек тактасы куюга рөхсәт булмаган?
Хәния Фәрхигә истәлек тактасы куюга рөхсәт булмаган?
Бу эш Казанның Дубравная урамындагы 57нче йортта яшәүчеләр башлангычы белән башкарылган.

Ләкин 2005-17 елларда җырчы яшәгән йортка тиешле органнардан рөхсәт алынмаган булып чыкты. Ягъни мемориаль такта рөхсәтсез куелган. «ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы махсус комиссия аша бу мемориаль такта узмады», - дип җавап биргән ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге «Татар-информ» соравына.

Мәдәният министрлыгы мемориаль такталар куелу тәртибен искә төшергән. Процесс иҗади оешма яки бер төркем гражданнар берәр шәхескә такта кую бпшлангычы белән чыгуыннан башлана. Хатта шәхеснең казанышлары турында языла. Министрлык инициатив төркемгә алар җыярга тиешле документлар исемлеген бирә. Әлеге төркем, скульпторларга чыгып, тактаның эскизын ясатып, текстын формалаштырып, комиссия карамагына тапшыра. «Комиссия тактаның эстетикасын һәм текстын карый. Комиссия эскиз һәм текст белән килешмәсә, төзәтергә җибәрә. Бу процесс бер-ике елга сузылырга мөмкин», дип аңлаталар матбугат үзәгендә. Мемориаль такталар ТР Министрлар Кабинеты карары чыкканнан соң гына куела.

Казанның Дубравная урамындагы йорт диварына куелган тактаны алга таба нинди язмыш көтә – «Татар-информ» бу сорауны Казан шәһәре хакимиятенә юллаган.

Дубравная урамындагы 57нче күпфатирлы йорт диварына беркетелгән мемориаль тактага түбәндәге сүзләр язылган (тексттагы стиль һәм орфографик хаталар саклана): "В этом доме с 2005 по 2017 гг жила ПРИМАДОННА Татарской и Башкирской эстрады
Хәния Фәрхи"
"Бу йортта, 2005 елдан алып 2017 елга кадәр, Татар һәм Башкорт эстрадасы примадоннасы яшәде".

Фото: татар-информ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас