+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 август 2022, 10:40

Берсенең үчен икенчесеннән алган

Башкортстанда 19 яшьлек кыз вәхшиләрчә үтерелгән.

Берсенең үчен икенчесеннән алган
Берсенең үчен икенчесеннән алган
Үтерүдә Салаватта яшәүче 23 яшьлек егет шикләнелә. Җинаять кылганнан соң ул берничә көн корбанның әти-әнисе һәм дуслары белән языша.…

7 июльдә югалган кызның әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул ике көн кызының шалтыратмавын әйтә, бары тик аның белән барысы да яхшы икәнлеген, Ишембай районында булуын, бер егет белен танышуын һәм аның белән яшәргә җыенуын язган. Әмма тиздән мондый юлламалар да килми башлаган. Ул вакытта әнисе ярдәм сорап полицейскийларга мөрәҗәгать итәргә булган.

Оперативниклар кыз социаль челтәрләрдә танышкан 23 яшьлек егетнең эзенә төшә. Ул аның белән бер-ике ай языша, ә кыз югалган көнне аларның очрашуы була.

Салаватта яшәүче бу егет 7 июльдә үзенең машинасында 19 яшьлек кызны Стәрлетамак районының Новофедоровка бистәсенә алып кайтуы хакында сөйли. Анда ниндидер бәхәс туа. Егет низагны гади генә хәл итә: кызга пычак кадый. Ул шунда ук үлә.

Корбанның мәетен ул бистәдән ерак түгел урнашкан әрәмәлектә яшергән. Мәрхүмәнең телефонын алып, якыннары аны эзләмәсен өчен, алар белән языша башлаган. Әмма тиздән егет телефоннан да котылырга уйлый.

Хәзер үтерүче тоткарланган, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Сүз уңаенда, тикшерү барышында ул җинаятьнең сәбәбен икенче җенескә карата булган нәфрәт белән аңлаткан: элекке кызы белән мөнәсәбәтләр килеп чыкмаган, ә үчне яңа танышыннан алган...

Җинаять эше кузгатылган.
 
Кайбер чыганаклар бу бәндәнең балалар йортында тәрбияләнүен язган. Аның психикасына шунда зыян килгәндер диючеләр бар. Ә дуслары аннан да тынычрак кеше булмавын белдергән.

фото: "МВД по РБ"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: