+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 Августа 2022, 08:20

Җибәрсәң җибәр балаңны лагерьга...

Баймак районында урнашкан «Юлдаш» балалар лагеренда коточкыч хәл булган.

Җибәрсәң җибәр балаңны лагерьга...Җибәрсәң җибәр балаңны лагерьга...
Җибәрсәң җибәр балаңны лагерьга...

Балалар мәйданчыгында спорт элементларын башкарганда 15 яшьлек үсмер өстенә металл конструкция килеп төшкән.

Малайның башы җәрәхәтләнгән һәм ул дәваханәгә озатылган. Хәзер аның гомере өчен табиблар көрәшә.

Әле ул ясалма комага кертелгән. Аны Уфага алып килергә тиешләр.

Сибай шәһәре прокуратурасы җинаять эше кузгаткан.

Белгечләр фикеренчә, әлеге конструкция җиргә 10-15 сантиметрга гына күмеп куелган, шул ук вакытта ул бетонлап куелырга тиеш булган. Анда өч үсмер менгән һәм конструкция чыдамаган, ауган...

Фото: горобзор.ру, "Моя Уфа".

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас