Төзелеш объектында фасад эшләрен башкарганда 14нче кат биеклегеннән эшчеләр булган люлька өзелеп килеп төшкән.
27 яшьлек монтажчы җитди җәрәхәтләр алган һәм шунда ук үлгән. Аның 18 яшьлек хезмәттәше исән калган, егетне 21нче дәваханәгә озатканнар. Зыян күрүченең хәле авыр дип бәяләнә.
Республика Дәүләт хезмәт инспекциясе бу хәлне тикшерә башлады.
фото: кп.ру