Бу хакта Башкортстан Прокуратурасы хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, җинаять узган елның сентябрендә Уфа — Инҗәр — Белорет трассасында булган. Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче корбанга һөҗүм итә һәм башына чүкеч белән сугып үтерә.
Кеше үтергәннән соң, ир «Рено Логан» автомобилен, 27 банка чәчәк-юкә балын һәм сатучының паспортын ала. Мәетне ул ташландык урында күмә.
Элегрәк республика Прокуратурасы гаепләнүчене 18 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.
Фото: башинформ