+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 Августа 2022, 07:35

Иглинда авария

Зыян күрүчеләр саны арта...

Иглинда аварияИглинда авария
Иглинда авария
Башкортстан Прокуратурасы кичә Иглин районындагы трассада булган һәлакәтне тикшерүне контрольгә алды.

Анда сәгать бишләр тирәсендә "Renault Kaptur" һәм "Lifan Solano" бәрелешкәннәр: соңгы машина юл читенә чыгып очкан. Авария нәтиҗәсендә урында Lifan машина йөртүче хатын һәлак булган.

Башта 4 зыян күрүче турында мәгълүмат хәбәр ителде, соңрак аларның саны 6га кадәр артты. Алар арасында 8-15 яшьлек балалар да бар, алар барысы да хастаханәгә китерелгән.
Тикшерү бара.

Фото: "ГИБДД по РБ"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас