+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 Августа 2022, 09:50

Очраклы очрашу, очраклы үлем...

Уфада 22 яшьлек егет төнге клубтан кайтканда очраклы рәвештә кеше үтергән.

Ул урамда очраткан 26 яшьлек ир-егет шулай ук шактый йоткан булган. Хәзерге вакытта тоткарланган кешегә карата җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, егетләр арасында конфликт 23 июль таңында булган, ул сугышка китергән. Җинаять эше фигуранты клубтан соң өенә кайтып барганда телефон аша кызы белән бәхәсләшкән була. 26 яшьлек зыян күрүче дә мәҗлестән соң төнлә өенә кайтып бара, ул теге егеткә кисәтү ясый. Сугыш чыккач,  егет берничә тапкыр аның башына суккан һәм кайтып киткән.

Мәрхүмнең гәүдәсен күпмедер вакыттан соң очраклы үтеп баручы табып ала. Ул медикларны чакырта, әмма ашыгыч ярдәм аңа ярдәм итәлми инде.

Полицейскийлар камералар буенча шикләнелүчене ачыклый һәм тоткарлый. Хәзер иреген чикләү чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

Фото: "следком"

Очраклы очрашу, очраклы үлем...
Очраклы очрашу, очраклы үлем...
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас