+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 Августа 2022, 07:20

Оныкларын базга ябып тоткан

Зианчура районында яшәүче бер ханымны 8 һәм 10 яшьлек оныкларын мәсхәрәләгән өчен хөкем итәчәкләр.

Оныкларын базга ябып тотканОныкларын базга ябып тоткан
Оныкларын базга ябып тоткан

Бу хакта республика Прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Малайлар аның карамагында булган. Быел гыйнвар-июнь айларында хатын аларны кыйный, алкоголь эчә, аш-судан мәхрүм итә, эшләргә мәҗбүр итә, вакыт-вакыт базга ябып тота, шулай ук пычрак шартларда яшәтә.

Балаларны хәзер социаль учреждениегә алганнар, ә хатынга суд булачак. Ул үз гаебен тулысынча таныган.

Фото: кп.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас