+23 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 август , 18:15

Кыңгыраулы гармун

Булган вакыйгага таянып язылды, исемнәр үзгәртелмәде. Фронтка киткән 12 егетнең җидесе генә исән кайтты. Фәнил бабай исән-имин Ташлы Шәрип авылында яши.

Кыңгыраулы гармун
Кыңгыраулы гармун
Фәнил бабайның өендә телефон шалтырады. Телефон шалтыраган саен ул берчә сискәнеп, берчә шатланып трубканы ала, чөнки, карчыгы Мөнибә вафат бул­ганнан соң, үзе салган зур йортта ялгызы яши. Телефон аңа якыннары, танышлары белән аралашырга ярдәм итә. Шул вакытларда Фәнил бабай стенага эленгән телефон янындагы креслосына утырып, сөйләшергә кеше булды әле, мине онытмаганнар, дип трубканы ала. Бабайның өч кызы, бер улы үз гаиләләре белән төрле якларда яши, алты оныгы, аларның балалары бар, алар телефоннан сөйләшеп торсалар да сирәк кайталар шул. Еш кына авылдашлары да шалтырата, күчтәнәч белән кереп тә чыккалыйлар. Авылда Фәнил бабайның тиңдәшләре калмады инде, аның үзенә күптән түгел туксан яшь тулды, балалары, авылдашлары, район вәкилләре җыелып зурлап котладылар. Фәнил бабай туган авылында бик күп еллар тракторда эшләп, алдынгылар рәтендә булды, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек булып, Мәскәүгә ВДНХга да җибәрелде.

Телефоннан шалтыратучы Казаннан Данис булып чыкты, ул озак итеп хәлләрне, авылдашларны сорашты, якынлашып килгән Җиңү бәйрәме белән котлады, сүзенең ахырында бәйрәм көннәрендә гаиләсе белән кайтырга рөхсәт сорады. Әлбәттә, Фәнил бабай аларның кайтуына бик риза иде, бәйрәмне бергә үткә­рерләр, якыннары җирләнгән зиратны да барып чистартырлар, язгы бакча эшләрендә дә ярдәм итәрләр, кайтсыннар гына дип уйлады ул. Бабай телефоннан сөйләшкәндә телевизор янындагы чәчкәле сөлге белән ябып куелган кыңгыраулы гармунга күз салды, ул Данисның зурәтисе Әсхәтне исенә төшерде, чөнки гармун аныкы иде.
– Эх гармун, гармун, күпне күргән гармун, – дип сөйләнә-сөйләнә креслосыннан торып, гармунны кулына алды.
Кулга алуга гармунның бәләкәй генә тимер чүкече кыңгырауларына тиеп зыңгылдап таныш тавышлар чыгарды. Гармунның бик иске икәне күренеп тора, төймәләре ашалып беткән, аны тартуга, авыр тын алган кебек күн күреге пышылдап куя. Фәнил бабай бармаклары белән төймәләренә баскалап көй дә чыгарып алды. Кыңгырау төймәләре, уяттыңмыни, дигәндәй чыңлап алдылар. Бабай гармунны беренче күргән кебек, әйләндереп-әйләндыреп карады, ялтыравык калаенда “Әсхәт” дигән язуны күр­де. Әйләндерә торгач гармунның алгы ягына урнаштырылган, читләре саргайган бәләкәй генә көзгегә күзе төште. Көзгедән кечкенә ак сакаллы карт аңа карап күз кыскандай тоелды.
– Шаярма минем белән, бу көзгегә Фәнил бабагызның егет чагында караганы да бар иде. Кичке уеннар алдыннан авылның чибәр кызлары миннән рөхсәт сорап, шушы көзгегә карап бизәнәләр иде, – дип куйды бабай.
Бу гармунда күптән уйнаганы юк инде аның, ул түрдә кадерле урында тора, заманында күп уйнатты ул гармунны. Яз җитеп, авыл янындагы тау башы ачылгач, яшьләр кичке уенга чыга. Шунда уйнады, сабантуйларда, туйларда, авыл, район клубы сәхнәләрендә, хәтта Уфада телеүзәктә чыгыш ясап, мактау кәгазе, бүләкләр алып кайтты. Гармун искергәч, икенче гармуннар алды, берничәне туздырды үз гомерендә, ләкин бу кыңгыраулы гармун аның өчен иң кадерлесе.
Данис белән телефоннан сөйләшкәннән соң Фәнил бабай үткән тормыш юлын искә төшерде. Сугыш башлангач, аның әтисе Хәләфне, сугышка ярамаганлыктан, Свердловск шәһәренә эвакуация белән килгән хәрби заводларны кү­тәрү өчен хезмәт армиясенә җибәрделәр. Абыйсы Салих сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китте. Фәнилгә ул вакытта 10 яшь, ә икенче абыйсы Мәлихка 15 яшь иде. Өйдәге, колхоздагы эшләр алар җилкәсенә төште. Колхозда кайда кушсалар, шунда эшләделәр. Авылда Мәлих абыйсының яшьтәшләре унике егет иде. 1943 елның җәендә ике егет хәрби комиссариатка барып, үзләре теләп сугышка җибәрү кәгазьләре алып кайттылар. Калган егетләр дә, сугыш беткәнче без дә катнашып, фашист­ларны җиңеп кайтырга тиешбез, дип, җыелы­шып хәрби комиссариатка баралар, ләкин аларны, яшьләре җитмәгәнлектән, кире борып кайтаралар. Берничә тапкыр мөрәҗәгать иткәч, аларга да фронтка җибәрү кәгазе бирәләр.
Егетләрне фронтка озаткан көн әле дә хәтерендә Фәнил бабайның. Шул көнне иртән үк бригадир атлар җигәргә кушты. Фәнил абыйсы Мәлих белән атлар абзарына төшеп, зур арбага пар ат җиктеләр, арба читләренә утырыр өчен такталар ныгытып төбенә хуш исле яшел печән чабып тутырдылар.
Унике егет тезелешеп ике яклап утырды, Мәлих абыйсы атларны дилбегәсе белән тоткан. Авылның гармунчы егете Әсхәт Сафин кыңгы­раулы гармунын тартып җибәрде. Аның бармаклары гармун төймәләрендә йөгергәләп йөреп, әллә нинди сагышлы көйләр чыгара. Кыңгыраулары күл өстеннән очып китә алмаган яралы аккош кебек каңгылдап ала. Гармун көзгесенә төшкән иртәнге кояш нурлары ялтырап, кешеләрнең йөзләрендә бии. Озатучы олы яшьтәгеләр теләкләр тели, китүчеләрнең әниләре, туганнары егетләрнең юл капчыкларына онытылган әйберләр, ашамлыклар сала, кочаклашалар, елашалар, ә гармун сайрый да сайрый, егетләр арасыннан кемдер җыр башлый:
Авылыбызның капкасын
Без киткәч тә япмагыз.
Фашист дошманнарны җиңеп,
Орденнарсыз кайтмабыз.

Кара атка кара дуга
Дәүләкәннәрдә генә.
Без китәбез яу кырына
Ямьле җәйләрдә генә...
Шулай җырлый-җырлый урамнарны урадылар да, Ташлы Шәрип авылыннан Дәүләкәнгә юл тоттылар. Мәлих абыйсы атларны юырттырып та ала, атлата да. Егетләр җырлап та, сөйләшеп, шаярышып та алалар, кайсылары уйга чумып, юлга карап бара.
Хәрби комиссариатта егетләргә чәчләрен кырдырырга куштылар, вокзалда җыелырга вакыт билгеләделәр. Вокзалда фронтка китү­челәр, озатучылар хәтсез генә җыелган. Менә хәрби кеше егетләрне сафка тезеп барлап чыкты да вагоннарга утырырга фәрман бирде. Ташлы Шәрип егетләре утырасы вагон янына җыелып Әсхәт уйнаган гармунга кушылып тагын җырлап алдылар. Поезд кузгала башлагач, вагонга сикерештеләр, Әсхәт иң азаккы булып сикерде дә:
– Фәнил, мә гармунны алып кайт, исән кайтсам уйнармын әле, – дип кычкырды.
Фәнил йөгереп барып гармунны тотып алды. Поезд сузып кычкыртып китеп тә барды. Озатучылар таралыша башлады, ә Фәнил кулларына гармун тоткан килеш еракка сузылган рельсларга карап тора да тора, күңелендә бушлык, ямансу, эх, гармунда уйный белсә Әсхәт абыйсы кебек бер сыздырып җибәрер иде:
Эх... Үргә менгән чакларда да
Чабып менсен атыгыз.
Сугыш кырларында җиңеп,
Исән-имин кайтыгыз...
Шулай дип җырлар иде ул. Мәлих абыйлары сугышта җиңеп, медальләр тагып кайтырлар әле, Фәнил бәләкәйрәк шул, 12 яшьтә генә, ул үсеп җиткәнче сугыш бетәр инде.
Атларны Дәүләкәндә яшәгән авылдашлары Җәмилә апада, алларына печән салып калдырганнар иде. Фәнил гармунны арбага печән өстенә куеп кайтыр якка чыкты. Атлар кайтыр юлны белә, Фәнил дилбегәне бәйләп куеп, яшел печән өстенә чалкан ятып кайта. Көн әйбәт, кояш кыздыра, тургайлар күктә бер туктап, бер сызылып очып сайрыйлар. Ак болытлар кабарынып, төрле сурәтләргә керә. Ләкин күңел тынычсыз, эх, гармунда уйный белсәң иде. Ул янында яткан гармунны кулларына алып, төймәләренә баскалап тарткалый башлады. Бик озак төрлечә баскалап, эчтән генә җыр сүзләрен кабатлап баргач, ниндидер көй чыга башлады. Ул торып утырды, караса, атлар юл читенә чыгып, туктап үлән уртлыйлар. Фәнил атларны юлга чыгарды да тагын гармунны тарткалый башлады. Авылга кайтып җиткәндә ул бер көйне ярыйсы гына чыгара иде инде:
Авылыбызның капкасын
Без киткәч тә япмагыз...
дип кабатлады ул гармун күрегеннән чыккан көйгә.
Авылга килеп кергәч, атларны Әсхәт абый­сының өенә табан борды. Килеп туктау белән Әсхәтнең әтисе Фәтхетдин бабай каршы чыкты:
– Егетләрне озатып кайттыңмы, улым?
– Әйе, Фәтхетдин бабай, менә Әсхәт абый кайтарып бирергә кушты, кайткач уйнармын әле, диде, мин кайтып җиткәнче бер көй өй­рәндем дә инде.
– Исән-сау кайтсыннар инде, – дип, Фәтхетдин бабай гармунны ике кулына тотып алып кереп китте.
Көннәр үтә торды, Фәнил колхоз эшеннән калмады, әнисе авырып китеп, яткан урыныннан бик сирәк тора башлады. Хәзер Фәнил әтисе, абыйлары урынына берүзе калды. Соңрак хәрби комиссариат аша юллап, әтисен кайтардылар, ләкин ул авыр эш эшли алмый иде. Сугыштан хат-хәбәрләр килгәләп торды, кемдер туганнарының, балаларының исәнлеге турында язган хатларын укып шатланды, кайберләренең йортларын кара болыт каплагандай кара хатлар да килде.
Фәнил абыйларын озатып бер ел үткәч, аларга карчыгы белән Фәтхетдин бабай килеп керделәр. Фәтхетдин бабай култык астына ак яулыкка төргән кыңгыраулы гармун кыстырган. Исәнлек сорашкач, Фәтхетдин бабай:
– Фәнил улым, менә сиңа Әсхәтебезнең гармуны, ул хәзер уйный алмас инде, уйнат әйдә. Әсхәтебез кебек авылдашларыбызның күңелен күр, – диде.
Соңрак билгеле булды, Әсхәтнең хәбәрсез югалуы турында хат килгән икән.
Авылда Фәтхетдин бабайлар күптән юк инде. Аларның Әсхәттән кечерәк кызлары Казанга китеп урнашты. Данис – аның бердәнбер улы. Авылда туганнары булмаса да, еш кына Фәнил бабайларга кунакка кайталар.
Флюр АБДРӘКЫЙПОВ.

Р. S. Булган вакыйгага таянып язылды, исемнәр үзгәртелмәде. Фронтка киткән 12 егетнең җидесе генә исән кайтты. Фәнил бабай исән-имин Ташлы Шәрип авылында яши.
 
Фото: chitalnya.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в