Ул район үзәгендә Караидел елгасында булды. Ике яшьләре дә тулмаган ике сабый ихаталарыннан чыгып китеп, елга буена килә һәм агач пирстан суга егылып төшә. Балаларны коткарганнар, аларны аңсыз хәлдә медикларга тапшырганнар.
Башта Караидел табиблары реанимация чаралары үткәрә, ике малайның да йөрәген эшләтеп җибәрә. Алар үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә булды. Тик, кызганычка каршы, сабыйларның берсе вафат булган.
Балаларыгызны бер генә минутка да караучысыз калдырмагыз. Бигрәк тә шушындый кечкенәләрне күздән яздырмагыз!
фото: башинформ