+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 август 2022, 14:55

Хатыны белән ике бала булган йортка ут төрткән

 "Мин сезне барыгызны да үтерәчәкмен!",  - дип акыра кызган бәндә. 

Хатыны белән ике бала булган йортка ут төрткән
Хатыны белән ике бала булган йортка ут төрткән

Дуван районының Мәсәгуть авылында 38 яшьлек ир үзенең элекке өйдәше һәм аның ике кечкенә баласы булган йортка ут төрткән.

Иргә карата кеше үтерү һәм кеше милкен максатлы рәвештә юк итү турында җинаять эше кузгатылган.

Бу хәл 11 августта булган. Иртән исерек ир таксида элекке хатыны янына кайта һәм аннан таксига түләргә куша. Тик тегесе баш тарта. Шуннан соң пар арасында ызгыш-талаш башлана. Хатын элекке сөеклесеннән әйберләрен алып китүен таләп итә, ә 12 яшьлек кызыннан полиция чакыртуны сорый. Бу вакытта йортта шулай ук кызның 8 яшьлек энесе дә була.

Ир өйдән чыга, тик шунда ук бензин канистрасы белән әйләнеп керә. «Мин сезне барыгызны да үтерәчәкмен", - дип, кухняда сыекчаны сибә башлый. Бензин хуҗабикәнең - күзенә, ә кызының кулына эләккән. Хатын күзләрен юган арада элекке өйдәше ут төртеп качкан.

Әнисе балаларын тиз арада янган йорттан чыгарып, үзе котыла ала, әмма кызының куллары пешеп, аны хастаханәгә илтәләр. Янгынны сүндерәләр, ләкин йортның бер өлеше һәм эчтәге әйберләр уттан зыян күргән.

Тиздән ирне полицейскийлар тоткарлый. Сорау алган вакытта ул беркемне дә үтерергә теләмәвен белдерә. Хәзер аның белән тикшерүчеләр эшли. Тикшерү вакытында гаепләнүче сак астында булачак.

 

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: