+25 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 Августа 2022, 02:55

Район хакимияте хезмәткәрен ире үтергән

Белорет районы хакимиятенең 31 яшьлек хезмәткәре Динә Махиянованы элекке ире ерткычларча үтергән.

Район хакимияте хезмәткәрен ире үтергәнРайон хакимияте хезмәткәрен ире үтергән
Район хакимияте хезмәткәрен ире үтергән
Ул аңа 14 пычак ярасы ясый. Бу хакта Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, соңгы берничә айда Динә Махиянова балалары һәм әти-әнисе белән яшәгән. Элекке ире аны әти-әнисе йорты янында сагалап тора һәм ахирәтләре алдында рәхимсез рәвештә үтерә.  

- Үтерүче тоткарланган, - дип хәбәр итте Андрей Иванюта. - Динәнең танышлары әйтүенчә, ул аны күп еллар каты кыйнаган, үтерү белән янаган. Хатын берничә тапкыр полициягә мөрәҗәгать иткән, әмма бу гына җинаятьне булдырмый калырга ярдәм итмәгән.

Билгеле булганча, Динә Махиянова балалары белән башка шәһәргә китәргә хыялланган. Күптән түгел ипотекага фатир сатып алган.
 
Кичә аны җирләгәннәр. Мәрхүмәнең 6 һәм 9 (кайбер мәгълүматлар буенча -14) яшьлек ике улы калган.

Узган елның ноябреннән хатын район хакимиятендә бүлек мөдире булып эшләгән, авыл хуҗалыгы юнәлешен җитәкләгән. Андрей Иванюта аны намуслы хезмәткәр һәм яхшы кеше дип атый.

- Динәнең идеяләре күп иде, кайберләрен берничә ай эчендә тормышка ашырырга өлгерде, - дип язган ул. - Болар - яңа авыл хуҗалыгы кооперативлары булдыру, фермерларга ярдәм итү, ташландык басуларны әйләнешкә кертү һәм башкалар.
 
Соңгы көннәрдә Динә  социаль челтәрләрдә матур романтик фотоларын куйган булган...
 
фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас