+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 август 2022, 03:00

"Аны гомерлеккә утыртуларын телим..."

 "Ул үтерүгә алдан әзерләнгән", - дип сөйли Белоретта элекке ире кулыннан корбан булган хатынның әнисе.

"Аны гомерлеккә утыртуларын телим...""Аны гомерлеккә утыртуларын телим..."
"Аны гомерлеккә утыртуларын телим..."
Аның белән "Башинфрм" хәбәрчесе аралашкан.

"Ул җинаятькә җентекле әзерләнгән, аңа 14 тапкыр пычак кадаган, 5 см киңлектәге пычак.... - ди Зәйрә Хәтмуллина. - Без  ничә тапкыр полиция чакырттык! Төнлә кызымны балалары белән урамга куып чыгарганда беркем дә якламады, һәм ул миңа килде.

Алик кышын 30 градуслы суыкта өйдәге тәрәзәләрне эскәмия белән бәреп ваткан. Бу вакытта балалар тәрәзә янында диванда ятканнар.... Җинаять эшләре кузгатылмады – баш тарттылар. "Сезне үтермәделәр бит", - диделәр. Прокурорда 13 гариза ята. Әгәр чара күрсәләр, кызыбызны коткарып булыр иде. Кызымның үлеме өчен миңа кем җавап бирә? Кызымны кем кире кайтарыр?»

«Ул барысын да исәпләгән. Мин оператор булып эшлим, ул төнне кизү тордым – кызымны гадәттәгечә каршы ала алмады. Ирем бакчада йоклады. Балалары туганы белән өйдә йокладылар. Ул өй янында качкан һәм аны көтеп алган. Иптәшләре Динәне машиналарында өйгә алып кайткан. Ул ачкычларын алганда ире чыгып пычак белән ташланган...

Дуслары хәтта мондый хәл булыр дип көтмәгән дә, китәргә дә өлгермәгән, Динәнең капканы ачуын көткәннәр, ә аннары "ашыгыч ярдәм" чакыртканнар. Алик шунда ук пычакны басуга ташлаган, машинага утырып, полициягә бирелергә киткән. Барысы да уйланылган инде, - дип өстәде ул. - Ул мәкерле, барысын да алдаячак. Кызым белән гомерендә ниләр генә эшләмәде: кабыргаларын да сындырды, эссе су да сипте. Һәм аңа берни булмады, чөнки Динә еллар буе дәшмәде, кыйнау фактларын яшерде, чөнки ул аңа янады. Кызыбыз 46 килога калды, ул аңа йокларга ирек бирми, ашарга бирми, яшәргә бирми иде."

Ә балаларга килгәндә, әңгәмәдәшебез сүзләренчә, аларны гел Динә караган.

«Аны гомерлеккә утыртуларын телим. Ходай язмасын, ул чыгачак. Олы улы белә әтисенең нәрсә эшләгәнен. Ул аны күралмый. Кечкенәсенә, әниең фәрештә булып күккә ашты, дидек. Ул аны көтә, «Без әнине дәвалыйбыз», - ди. Хәзер опекунлыкны рәсмиләштерәчәкбез. Мин оныкларымны алам, берәүгә дә бирмим", - дип белдерә Динәнең әнисе.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас