

Төркиядә 2 яшьлек бала агулы еланны чәйнәп үтергән.
Әлеге хәл бала яшәгән йорт ихатасында була. Бу вакытта кыз курчак уйнап утырган була. Агулы елан бала янына килә дә аның ирененнән тешли. Бала моны уен дип кабул итә һәм ул да еланны тешли башлый. Бераздан баланы авызында 50 сантиметрлы елан капкан килеш күреп калалар. Бала еланны чәйнәп үтергән була.
Сабыйны шунда ук дәваханә алып китәләр. Ә өч көннән инде аны чыгаралар да. Бүген сәламәт бала курчаклары белән рәхәтләнеп уйнавын дәвам итә.
Тормышта шундый хәлләр дә була икән...