Аферистлар шалтыратканнан соң ул биш миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан.
Аңа билгесез кеше шалтырата. Трубкадагы тавыш «банк хезмәткәре» булып чыга һәм алдакчыларның гариза бирүчегә кредит рәсмиләштерергә омтылуы хакында хәбәр итә. Әңгәмәдәш зыян күрүчене кредит алырга һәм акчаларны «хәвефсез счет»ка күчерергә күндергән. Башкарылган операцияләрдән соң гына гариза бирүче аферистларның хәйләләренә эләгүен аңлый.
"Таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Янәсе, банк хезмәткәре шалтыраткан очракта, трубканы куегыз. Исегездә тотыгыз, мошенниклар ялган номерлар куллана ала. Социаль челтәрләрдә аралашканда уяу булыгыз. Шикле сылтамалар буенча һәм тикшерелмәгән сайтларга күчмәгез», — дип тагын бер тапкыр гражданнарны кисәтәләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Фото: башньюс