Күрше авылдан өйгә кайтып җитәлмәдем. Авыл аша үткән олы юлдагы бердәнбер тукталышны үзгач та машинамның моторы өзлегеп эшли башлады. Юл читенә туктап, капотны ачып карарга булдым. Караңгы төшкән иде инде, бернәрсә күренми. Шулай да чамалыйм, моторның дүртенче цилиндры эшләми, өченчесе дә “перебой” белән.
Өйдән фонарь, яңа свечалар алып, машинам янына урап килгәнче, берәр сәгать чамасы вакыт узгандыр. Машина салонын бикләп китсәм дә, багажник ачык калган булып чыкты. Инструментлар тартмасын алыйм дисәм, җилләр искән. Ярый әле свеча бора торган ачкыч белән отвертка салонда, утыргыч астында йөри. Шулар ярдәмендә свечаларны алыштырып куйдым. Тартмасы белән инструментлар гына түгел, ярты бак бензинны да чәлдергәннәр икән. Анысын моторны кабызгач, приборлар панелендәге ягулык күрсәткеченнән аңладым. Ул ноль тирәсендә дигән сүз. Аптыраганнан бензин салганда ачыла торган кечкенә люкка күз салам. Кесә блокнотыннан өзеп алынган бит кыстырылган, нәрсәдер язылган булырга тиеш. Фонарь кабызып укыйм: “Неуловимые мстители”. Менә сиңа мә! Яшүсмерләр эшедер дип, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Йортыма кайтып җитәргә бак төбендә калган бензин җитте җитүен. Ачуым шундый көчле булгандыр инде, кайтып керү белән суыткычта утырган ярты шешә хәмерне ике алымда йотып та куйдым. Тынычлана төшеп уйга калдым. Мыскыл иткәннәр. Кемне бит әле? Туган авылда ике дистә елдан артык участковый булып хезмәт иткән кешене. Минем белән бу беренче очрак. Хезмәт иткән елларымда нинди генә җинаятьләрне ачыкламадым, монысын да үзем, миннән соң килгән участковыйга белгертми генә ачыкларга булдым. Эш юктан эш табып, колакны торгызып, халык күп җыела торган урыннарда йөрим. Өч-дүрт көн эчендә тагын ике кешенең бензин багын бушатканнарын ишетеп кайттым. Икесе дә авылда хәлле кешеләр, берсе “перекупщик”, шәһәргә ит ташый, икенчесе заготконторада эшли, авылда нәрсә генә җыймый. Шул ук кәгазь битләре, шундый ук язу калдырганнар. Бу акылсыз берәр яшүсмернең эшедер дигән уйдан башка алга китеш булмады. Атна азагында иртән эшкуар Гали, килеп кермәсә, бу “мстительләр”нең эзенә тиз генә төшәлмәс идем. Дустымның хәбәре тагын да ныграк ачуны китерде:
– Бигрәк “борзый” кешегә охшаган, бензин багының патрубкасын тишеп агызган. Иртән Уфага китәрмен дип, кичтән бакны тутырып куйган идем.
– Исемен язып калдырмаганмы соң? – дигән булам, серле генә елмаеп.
– Калдырганнар, блокнот битендә, исемнәре дә бар, теге элекке Гражданнар сугышы турындагы кинодагы кебек: “Неуловимые мстители”.
– Тапсаң син генә табасың инде аларны, хәзерге участковыйга әйтеп тә тормыйм, барыбер эзләмәячәк!
Без аның белән машинасы торган урынга киттек. Минем анда тагын берәр нәрсә табып алырга исәп бар иде. Шулай булып чыкты да. Гали тәмәкесен кабызып читкә киткән арада, багажник астында, уң як тәгәрмәч янында алка табып, кәгазьгә төреп, кесәмә салып куйдым. Шунда ук башка суккан беренче уй: бу “мститель” алка тагып йөрде микәнни? Хатын-кызларныкына охшамаган шул. Әле генә дустым искә төшергән кинодагы “мстительләр” күз алдыннан узды. Әйе шул, анда берсе, яшүсмер чегән алкалы иде. Шулчак Гали, уйларымны бүлеп:
– Нәрсә, Холмс, берәр нәрсә таптыңмы әллә? – дигән була. Аңа берни дә әйтмичә хушлаштым да, тиздән күрешербез, – дип китеп бардым. Үзем атлыйм, үзем уйлыйм: җепнең очына чыктым бугай. Бездән ике урам аша гына шул кинодагы чегәнгә охшаган егет бар. Ул да алка тагып йөри. Ике-өч көн элек машинада миңа карап елмаеп, баш кагып үтеп киткән иде шул. Авыл халкы барысы да бер-берсе белән исәнләшеп, баш кагып йөрсәләр дә, ул егетнең миңа карап елмаеп үтеп китүе ничектер сәер тоелды, нәрсәгәдер миңа ым биргән кебек булды. Хәзер инде ул егет белән очрашып, “аңлашып” аласы калды. Үзе генә өйдә чагын чамалап барып кердем тегенең янына. Чыннан да, кинодагы чегәнгә охшап яланаяк басып тора. Тик колагында алкасы гына юк. Мин кесәмнән кәгазьгә төрелгән алканы ачып, учымда гына аңа күрсәтәм. Ул аны эләктереп алам дигәндә генә, учымны йомып, йодрыкны аның борын төбендә йөртәм. Алкага синең колак итеңнең исе сеңгән. Аны хәзерге криминалистларга исбатлау пүчтәк эш. Ә ул – дәлил, Галинең бензин багыннан чыккан патрубкасын тишкәндә машина астында төшеп калган. Хәзер аны, блокнот битләрендәге автографыңны өстәп ике гариза язып, участковыйга илтеп бирсәк, берәр сәгатьтән район СИЗОсында тәфтишче алдында утырачаксың. Ничек кенә карышып торсаң да, бер төн эчендә синнән кирәкле күрсәтмәләрне алачаклар. Тагылма иттереп сезнең урамдагы Фәсәхат әбинең ике ай элек югалган бозавын да өстәп куярга мөмкиннәр. Райондагы сорау алу алымнарын күргәнең дә, ишеткәнең дә юк, ахрысы.
Минем юкка килмәгәнемне, үзенең почмакка кысрыкланганын егет аңлады булса кирәк, коты ботына төште, калтырап тора:
– Нәрсә эшләргә соң?
– Минем инструментлар тартмасын алып чык, аннан заправкада машинамның багын тутырырсың. Гали белән дә сөйләштем, гафу үтенеп, аның да матди, мораль югалтуларын капласаң, бу начар кәсебеңне ташларга ант иткәч, алкаңны колагыңа тагарбыз. Хәзер инде ул сине начар гамәлләрдән саклап, искәртеп торучы талисман кебек булыр!
Уфа шәһәре.