+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
18 август 2022, 07:58

Их, егетләр....

Бер кыз 67 ирне төп башына утырткан!

Их, егетләр....
Их, егетләр....
Норильскида Стәрлетамактан булган бер ханымны Интернетта акча афералары өчен шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2019 елның октябреннән 2021 елның апреленә кадәр 22 яшьлек кыз ирләрдән әбисен җирләү сылтавы белән 2,3 миллион сумга якын акча алган. 67 кеше мошенниклык корбаны булган.

«Ир-егетләр аңа төрле суммаларны бик теләп күчереп, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Ә аннан соң кыз акча алу өчен башка легендалар уйлап таба. Хөкем ителүче алдау юлы белән илнең 20дән артык төбәгеннән ир-егетләрдән акча җыйган.

Барыннан да ныграк Татарстанда яшәүче 28 яшьлек кеше зыян күргән: биш ай эчендә ул аңа 417 мең сум күчергән. 35 яшьлек берәү ай дәвамында - 237 мең сум, аның ике якташы кызга 162 мең сум акча күчергән», — ди Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Тентү барышында җинаятьчедән бер миллион сумнан артык акча алынган.

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: