+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 август 2022, 09:17

"Мин бала белән күрешүгә киртәләр куймадым..."

Телетапшырулар алып баручы Дмитрий Шепелев мәрхүмә Жанна Фрискеның әти-әнисе белән низагның нәрсәдән башлануын аңлатты.

Киңкүләм мәгълүмат чараларына биргән интервьюсында 39 яшьлек телетапшыру алып баручысы үлгән җырчының туганнарына балалары Платон белән очрашуларына беркайчан да комачауламаганын белдерде һәм аларның үзләренең еш кына очрашуга килүдән баш тартканнарын әйтте.

Дмитрий искә төшергәнчә, суд Фрискеның әти-әнисенә малай белән аена ике тапкыр 1,5 сәгать күрешергә мөмкинлек биргән. Әмма мондый очрашулар үткәрү урынына, Шепелев сүзләренчә, алар телевизион ток-шоуларга килүне һәм низагны бөтен илгә күрсәтүне өстен күрә.

Әлеге ата-аналарның тәкъдим иткән таләпләрен Шепелев адекват түгел дип атый. Алар, янәсе, Платонны үзләренә бөтенләйгә алырга тели, ә очрашырга гына түгел.

Җырчының әтисе Владимир Борисович күптән түгел, оныгым белән очрашудан баш тартмыйм, моңа гел Шепелев каршы төшә, дип белдергән. Картәтисе, мин Платон янына килергә ниятләгәч, Дмитрий "малай авырып китте" яисә "ул репетиторга бара" дигән сәбәпләр уйлап чыгара, дип сөйли.

Элегрәк, июнь аенда, Шепелев һәм Владимир Борисович бер килешүгә кул куйдылар, дип расланды. Аның нигезендә, Шепелев улының Жанна Фриске фатирында булган өлешен сатмаячак. Владимир Борисович, үз чиратында, Дмитрийның зур бурычы турында оныта.

Фото: Интересные новости в мире сайтыннан

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас