+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
19 август 2022, 10:30

Табылган. Үлгән...

Рафаэль Гәрәевны сигез көн эзләделәр...

Табылган. Үлгән...
Табылган. Үлгән...
18 августта, моннан сигез көн элек М5 трассасында югалган Башкортстанда яшәүче 37 яшьлек Рафаэль Гәрәевны эзләүне туктату турында билгеле булды.

Ирнең Нефтеюганскидан Туймазга әйләнеп кайтканда Златоусттан соң элемтәгә керүдән туктавы мәгълүм. Аны Чиләбе өлкәсе полициясе хезмәткәрләре һәм «Легион-СПАС» эзтабарлар отряды волонтерлары эзләгән.

«Mitsubishi Lancer» автомобилендә йөргән Рафаэль Гәрәевны озак эзләгәннән соң, волонтерлар һәм полицейскийлар урманда аның шәхси әйберләрен тапкан. Ә элек урманда ватылган автомобиль дә табылган, дип хәбәр итә «КП-Чиләбе».

Кичә волонтерлар үзләренең социаль челтәрләрендә Рафаэль табылган – ул һәлак булган, дип хәбәр иттеләр.

Фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: