Ул Мәләвез мәктәбендә башкорт теле укытучысы булып эшли һәм башлангыч сыйныфларда укыта.
Әмма 2017 елның февралендә мәгънәсез фаҗига аның гомерен астын-өскә китерә: дәрес вакытында укытучының башына авыр плафон килеп төшә. Хәзер Ләйсән Фәйзуллина - беренче группа инвалиды. Хатынга Израильдә кыйммәтле операция генә ярдәм итә ала, тик аның бәясе - 12 миллион сум.
- Иң кызыгы шунда, Мәләвездә минем барлык карточкаларымда һәм больничный язуларымда имгәнү турында барлык язулар юкка чыкты. Дәүләт хезмәт инспекциясенә рәхмәт, алар тикшергәннән соң гына эш урыныннан кузгалды. Нәтиҗәдә, мин 1 группа инвалид булып калдым. Кулым һәм аягым параличланган, үзем йөри алмыйм, үземә хезмәт күрсәтмим диярлек, иремнән ярдәм сорарга туры килә, - дип моңсу елмая Ләйсән Фәйзуллина.
Хатын-кыз сүзләренә караганда, Русиядә аннан барысы да баш тарта: берәү дә мондый җаваплылыкны үз өстенә алырга теләми. Хатынның умыртка сөяге нык зыян күргән. Башта аны төзәтергә тырышкан, әмма хәле тагын да начарланган.. Әмма хәзер укытучының Израильдә тикшеренү һәм операция ясату мөмкинлеге барлыкка килгән. Савыгуга өмет зур булмаса да, бар.
- Мин беркайчан да элекке тормышыма әйләнеп кайта алмаячагымны аңлыйм. Тик әгәр мин үземне яхшырак хис итсәм, мөстәкыйль рәвештә нәрсә дә булса эшли алсам – бу минем өчен бәхет булачак, - ди ханым.