+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 август 2022, 08:50

Абыйлы-энеле 18 ел гомерләрен төрмәдә үткәрәчәк

Башкортстан Югары суды уфалыларга карата «төркем тарафыннан кылынган үтерү» мәддәсе буенча хөкем карары чыгарды.

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2020 елның октябрендә әлеге кешеләр таныш булмаган ир белән алкоголь эчкән. «Градус астында» алар арасында конфликт килеп чыккан.

«Тикшерү барышында ачыкланганча, ике бертуган таныш хатын-кыз янына кунакка килгәндә анда тагын бер кунак булган. Ирләр, теге кешенең таныш хатыннары янында утыруыннан канәгать булмаулары сәбәпле, гауга чыга. Уфалылар ике көн дәвамында теге иргә кул, аяк, көрәк һәм урындык белән күп кенә тән җәрәхәтләре ясый, ә кичен аны йорт базына яба. Иртән алар зыян күрүченең вафат булуын ачыклый. Ул чакта алар җинаять урынын йорт хуҗабикәсе белән бергә ташлап киткәннәр, аннары хатын бу хакта әтисенә хәбәр иткән», —диделәр Тикшеру комитеты матбугат хезмәтендә.

Ирләрне полиция хезмәткәрләре ун көннән соң кулга алган, аларны Новосибирскига баручы поезд рейсыннан төшерергә өлгерәләр. Хөкем ителүчеләр гаепләрен өлешчә таныган.

Суд, дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, аларны18 ел һәм 18 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: башинформ

Абыйлы-энеле 18 ел гомерләрен төрмәдә үткәрәчәк
Абыйлы-энеле 18 ел гомерләрен төрмәдә үткәрәчәк
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас