Башлангыч мәгълүматларга караганда, аны социаль хезмәткәр тапкан, ул һәр иртәдә диярлек пенсионер янына килгән һәм аны караган. Ул хокук саклаучыларны чакырткан. Өлкән яшьтәге ирнең тәнендә күп кенә пычак яралары табылган.
Сугыш ветераны районда күренекле кеше булган, озак вакытлар урындагы мәктәптә эшләгән.
"Урында Илеш районы прокуроры Салават Шәмсетдинов эшли. Ул хокук саклау органнарының эшчәнлеген координацияли", - дип хәбәр иттеләр Прокуратурадан.
Ветеранның оныгы фикеренчә, аны пенсиясе өчен үтерүләре ихтимал....
Фото: башинформ