Аларны үле килеш тапканнар.
Исегезгә төшерәбез, Таисия Носова кызы белән бергә Пермьгә дус кызы янына кунакка барган булганнар. Хатынның туганы, 18 август төнендә ул ахирәте белән тиргәшкән һәм аннан баласы белән билгесез юнәлештә чыгып киткән, дип сөйләде. Шуннан соң Таисияне һәм кызын беркем дә күрмәгән.
Кызганычка каршы, 24 августта Таисия һәм бала Пермь янындагы Лысьва шәһәре янында үле килеш табылганнар. Туганы сүзләренә караганда, аларны ерткычларча үтергәннәр.
Соңрак һәлак булган хатынның якыннарына хокук сакчыларының фаразланган җинаятьчене тоткарлавы һәм аның белән беренчел тикшерү эшләре башкаруы билгеле булды.
Әлеге вакытта Таисиянең энесе якыннарының гәүдәләрен күреп тану өчен Пермьгә юлланган.
Фото: башинформ