+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
26 август 2022, 11:03

Эчтән табут капкачына шакыган...

Үлем сәгатең җитмәсә...

Эчтән табут капкачына шакыган...
Эчтән табут капкачына шакыган...

Перуда яшәүче 36 яшьлек Роза Изабель Сеспеде Кайака Чиклайо провинциясендә юл-транспорт һәлакәтенә үзенең кияве һәм өч туганы белән тарыган. Нәтиҗәдә, аның кияве һәлак булган, ә туганнарын авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар. Хатын-кызны шулай ук дәваханәгә китергәннәр, анда табиблар аның үлемен раслаган.

Җирләү вакытында Кайака аңына килгән һәм аны ябык табутта алып баруларын аңлаган. Әйләнә-тирәдәгеләргә аның әле һаман да исән икәнлеген белдерү өчен хатын эчтән табул капкачына шакыган. Табут капкчын ачканда хатын зур күзләре белән туганнарына карап яткан булган.

Хатынны шунда ук дәваханәгә кире илткәннәр. Бераздан аның хәле яхшырган. Әмма берничә сәгатьтән барыбер үлгән.

Хатынның туганнары табибларны исән туганнарын моргка җибәргәннәре өчен судка биргән.

Фото: tvcenter.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: