Караидел районара суды бер ханымны ана хокукыннан мәхрүм итү турында гражданлык эшен карады.
Суд мәгълүматлары буенча, балигъ булмаган баланың анасы (34 яшьлек хатын) аны тәрбияләүдән читләшкән. Моннан тыш, ул спиртлы эчемлекләр куллана, дәвалану үтә, тик янә эчүен дәвам итә. Берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган, «хроник алкоголизм» диагнозы белән табиб-наркологта исәптә тора.
Эш материалларын өйрәнгәннән соң, суд аны ана хокукларыннан мәхрүм иткән.
Фото: кп.ру