+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 август 2022, 09:50

Элекке хатынының җанын кыйган

Аерылышкач та тынычлана белмәгән ирләр була...

Элекке хатынының җанын кыйганЭлекке хатынының җанын кыйган
Элекке хатынының җанын кыйган
Учалы районында 64 яшьлек иргә карата хөкем карары чыгарылган.

2021 елның апрелендә хөкем ителүче исерек килеш элекке хатыны өенә килә. Алар арасында конфликт килеп чыга. Хатын элекке ирен өеннән чыгып китүен таләп итә һәм ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләрен чакырачагы белән яный.

Ир аңа комачауларга була: залда хатын-кыз белән көрәшә башлый һәм, нәтиҗәдә, телефонны ала. Шуннан соң ул зыян күрүчене муеныннан эләктерә һәм, кесәсеннән кайчы алып, хатынның муенына һәм тәненә кимендә биш тапкыр чәнчә.

Йорт хуҗабикәсе идәнгә егыла, ә хөкем ителүче аны куллары белән муеныннан эләктереп ала һәм буып үтерә.

Ир үз гаебен танымый, тик законсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр һәм корал саклавын һәм йөртүен таный.

Суд тарафыннан хөкем ителүче җинаять кылуда гаепле дип табылган. Аңа 7 000 сум штраф белән каты режимлы холык төзәтү колониясендә 11 ел да 6 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: кп.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас