Уфа транспорт прокуратурасы, 1982 елда туган хатын-кыз һәлак булу сәбәпле, тимер юл транспорты хәвефсезлеге һәм эксплуатацияләү турындагы законнарның үтәлешен тикшерә. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, алдагы кичтә Олы-Теләк - Уфа юлындагы электр поезды станцияләр арасында телефонга селфи ясаган хатын-кызны бәрдергән. Хатын шунда ук һәлак булган.
Күзәтчелек органы бу хәлнең барлык хәл-шартларын тикшерәчәк һәм, нигезләр булган очракта, җәза чаралары күрәчәк.
Фото: кп.ру