+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 сентябрь 2022, 10:05

Беркемгә дә кирәге калмагач...

Хатын үз-үзенә кул салырга булгандыр, күрәсең...

Беркемгә дә кирәге калмагач...Беркемгә дә кирәге калмагач...
Беркемгә дә кирәге калмагач...

29 августта Уфадагы күлдә баткан хатын Камышлы он комбинатында яшәгән 49 яшьлек ханым булып чыккан.

Аның танышы сүзләренә караганда, ул элек кияүдә булган һәм бала тапкан, әмма соңыннан гаиләсе таркалган һәм аның невралгия белән бәйле сәламәтлек проблемалары башланган: ул мөстәкыйль киенә һәм үзе турында кайгырта алмаган.

Берничә ел хатын көнкүреш шартлары булмаган йортта берүзе яшәгән. Шул ук вакытта аның улы гаиләсе белән күрше бинада яши.

- Соңгы елларда ул беркемгә дә кирәк түгел иде диярлек. Улы җеназа бизнесында эшли, элекке ире күптән башка гаилә корган. Көн саен иртән бер чакрымнан артык ераклыкта урнашкан кибеткә йөри иде. Аннан ипи сатып алып кайта иде, - дип сөйләгән мәрхүмәнең танышы.


Фото: кп.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас