

Алар алдыннан ике яшь кеше спиртлы эчемлекләр эчкән, шуннан соң берсе машинасында өенә кайтып киткән.
Юлда идарәне югалтып, ул күпер астына төшеп китә. Административ эзәрлекләүдән качарга ниятләп, ир 65 яшьлек әтисен чакырта һәм, вакыйга урынын ташлап, мәҗлесне дәвам итәргә юллана. Күпмедер вакыттан соң аның исерек иптәше «Лада» руле артында өенә таба юнәлә. Элек дусты белән юл вакыйгасы булган күпер юлында машина йөртүче аның әтисен таптатып китә. Пенсионер бу вакытта улының машинасын чыгарырга маташкан була.
39 яшьлек «Лада Гранта» шоферы исереклек халәтенә тикшерү үтүдән баш тарткан. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
"Исерек килеш транспорт белән идарә итү фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Административ эзәрлекләүдән тыш, җинаять эшенең фигуранты да була аласың. Тирә-юньдәгеләрне андый машина йөртүчеләрне кисәтүләрен үтенәм. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!", - дип мөрәҗәгать итте шоферларга ЮХХДИ идарәсе башлыгы Владимир Севастьянов.
фото: башинформ