+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
2 Сентября 2022, 12:28

"Сайла: мин яки бала?!"

38 яшьлек хатын-кыз ир-егет өчен баласыннан баш тарткан.

"ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә бер хатын-кыз җан тетрәндергеч язма калдырган.

"Кичә кич дус кызыма кунакка барган идем. Аңардан яңалыклар ишетеп, авырып кайттым. Кан басымым күтәрелде.

7 ел элек аны ире ташлап китте. Шушы еллар дәвамында ул берүзе бала тәрбияләде. Күптән түгел яңа мәхәббәтен очраткан. Тик ир-егет аның улын күралмый. Шуңа күрә ул хатынга әйткән: "Сайла: мин яки бала!?"

Һәм дусым кемне сайлар дисез... Ул баласыннан баш тартырга уйлаган. Имеш тә баласын нәнәсе үстерәчәк. Бу хәл минем башыма сыймый. Кем үз баласыннан ир-егет өчен баш тартсын инде.

Сез ничек уйлыйсыз?", - дип язган ул.

Фото: РИА Новости

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас