Елена әйтеп бетергесез оптимистка булды, бервакытта да төшенкелеккә бирелмәде. Һич көтмәгәндә анда онкология авыруы таптылар, шулай булуга карамастан, ул паникага бирелмәде, берни булмагандай, сау-сәламәт кеше кебек шат йөрде. Ул эшендәге хезмәттәше белән бергә хрущевкадагы бер фатирны арендалап яши иде. Без ахирәтләр белән аның янында еш була идек. Ә менә бүлмәдәше Ирина Ленаның нәкъ киресе иде: һәрвакыт кәефсез, йомык, башкалар белән бик теләмичә генә сөйләшә. Ярты ел элек аның ире авариядә һәлак булды. Шуннан соң ул үз-үзенә бикләнде дә шәхси тормышына кул селтәде. Лена исә, үзе үлемечле чир белән авыруына карамастан, Иринаны булдыра алганча юатырга тырышты.
Берсендә без аларда чәй эчеп утырганда үлемнән соң тормыш, ягъни реинкарнация бармы-юкмы дигәнрәк темага сүз чыкты. Шулчак Ира кинәт җанланып китте.
– Мәрхүм ирем белән шушы фатирда яши башлаганда хуҗабикә миңа монда торган олы нәнәсенең им-том белән шөгыльләнүе турында сөйләгән иде. Ул карчык җитмештә дә кырык яшьлек булып күренгән, хәтта кеше язмышларын үзгәртә алган, дип сөйләгәннәр. Хуҗабикә өй җыештырганда ерак нәнәсенең бик борынгы телдә язылган китабын табып алган, укый алмагач, чоланга чыгарып куйган. Ирем үлгәч, шул китап исемә төште дә эзләп таптым, сөеклемнең рухы белән аралаша алырлык берәр тылсым юкмы икән, дип кызыксындым. Мин бит белемем буенча борынгы телләрне өйрәнгән идем. Укый торгач, миңа сихерченең серләре ачыла барды. Иң кызыгы – китапта “язмышларны алмашу” ритуалы. Аның нигезендә, ике кешенең ризалыгы буенча, әлбәттә, язмышлар, хәтта гәүдәләр белән алмашып була икән!
Моны ишеткәннән соң Лена белән без шаккаттык. Моның ничек булуы мөмкин? Аннары Лена көлеп җибәрде:
– Мин үз язмышымны башка кешенеке белән алмашсам, берәр билгеле артист белән килешер идем! Аларның тормышы хәсрәтсез, бөтен нәрсәсе, даны, акчасы бар! Рәхәтләнеп яшә генә!
– Нинди сәхнә йолдызы гап-гади кеше белән язмышын алмашсын инде! – дип елмайды Ирина. – Менә мин, Ленка, синең белән алмашыр идем!..
– Нигә?
– Син ул йолдызлардан мең тапкыр яхшырак! Син урамнан үткәндә, борылып карап, ир-егетләрнең муеннары каерылып кала!..
...Сөйләштек тә оныттык. Озакламый тиз генә чирләп, Лена яман шештән вафат булды. Берничә айдан минем аларның фатирына барасы, Ирина белән күрешәсе, Ленаның соңгы көннәре турында сорашасы килеп китте.
Подъезд алдында кыйммәт иномарка тора иде. Аның янында бер яшь ир бөтерелә, яхшы гына киенгән бер блондинкага чемоданнарын тутырырга ярдәм итә. Ныклабрак карагач кына мин ул модницаның Ирина икәнлеген таныдым.
Ирина имиджын тулысынча үзгәрткән: чәчләрен буяган, элек бервакытта да кимәгән мини-итәк, биек үкчәле туфли кигән. Теге чакта болай итеп Лена гына киенә иде, ә Ира үзенең яраткан иске кроссовкаларын бернигә дә алмаштырмас иде. Ләкин ничек кенә булмасын, минем алдымда Ирина басып тора иде.
– Сәлам! – дип елмаеп исәнләште ул минем белән. – Менә яңа тормыш башларга җыенып йөрим. Икенче шәһәргә күченәм!
– Котлыйм! Ләкин... ничек дип әйтим... син бик нык үзгәргәнсең!
Сөйләшү ничектер ялганып китми торды. Ира бу очрашуны бик теләмәгән иде бугай, шундыйрак фикер калды. Ул үзен, гүя, караклык өстендә тотылган кеше кебегрәк тотты. Ә мин алдымда бөтенләй икенче кеше басып торуына ышана алмадым. Тышкы кыяфәте – Ира, ләкин сөйләшүе, үз-үзен тотышы, атлап йөрүе, киеме, бизәнү ысуллары нәкъ менә мәрхүмә Ленаныкы иде!
– Моны ничек аңларга инде? – дип, турыга сорамыйча булдыра алмадым. Ира бик кыенсынып кына сүз башлады.
– Моңа хәтта ышанып та булмый... Ләкин син мине дөрес аңла, минем башка вариантым да юк иде. Мин үлеп бара идем, яшәргә берничә генә ай калды. Мин бит әле яшәмәдем дә диярлек! Бер тапкыр да хәтта чын-чынлап яратып та карамадым. Шундый япь-яшь көемә үләсем килми иде. Ә Ираның тизрәк үләсе, ире янына барып, теге дөньяда аның белән кушыласы килде, ул ансыз яши алмый иде...
– Син Ленамыни?! – дип шаккаттым мин.
– Теге ритуалны башкарып карарга Ира үзе тәкъдим итте, ә мин ризалаштым. Дөресен генә әйткәндә, мин моңа ышанмаган идем, ә хәзер менә үзең күреп торасың... Язмышлар белән алмашу ритуалы чынга ашты һәм үз нәтиҗәсен бирде, – диде Лена-Ира, аклангандай итеп.
Минем моңа ышанасым килмәде, чөнки чынбарлыктан бигрәк, могҗиза иде бу. Ләкин дәлиле дә күз алдымда басып тора – Ирина гәүдәсендәге Лена!
Ул әлеге хакта беркемгә дә сөйләмәвемне үтенде, чөнки барысы өчен дә ул Ирина иде, ә Лена ярты ел элек вафат булды. Шуңа да чит шәһәргә китәргә карар иткән. Озакламый ул машинага кереп утырды да кузгалып та киттеләр.
Без Лена-Ира белән социаль челтәрләрдә аралашып торабыз. Ул теге чактагы иномарка шоферына кияүгә чыкты, бераздан балалары туды, барысы да ул хыялланганча булды. Ләкин мин еш кына Ирина турында уйланам: бу ритуалны үткәрү авантюрасының нәтиҗәсен күрде микән ул, мәрхүм ире белән кавышты микән? Кызганычка каршы, без бу турыда беркайчан да белә алмаячакбыз...
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).