Журналистларның куен дәфтәрендә генә түгел, өстәл астында да бик күп язмалар саклана. Кайберләре хәтта 10-15 ел ятарга мөмкин. Вакытында чыгару мөмкинлеге булмаган да, хәзер үз сәгатен көтә алар. Сезгә тәкъдим итәсе бүгенге язма да шундыйлардан. Аны “Кызыл таң”да озак еллар эшләгән Венера апа Нәбиева язган иде. Ул мәкаләне пенсиягә чыккач китерде, әмма шунда ук басу форсаты булмады, чөнки тема бик четерекле. Ләкин еллар үтү белән без мондый хәлләргә дә күнектек шикелле. Телевидениедә дә, гәзит-журналларда да алар турында еш күрсәтелә, языла. Һәм бу дөрестер дә. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин. Дөнья бит бу!
Күпчелек, хәтта медикларның кайберсе, транссексуализм күптән түгел генә ачыкланды, дип фикер йөртә. Аны чиргә дә санамыйлар хәтта. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки (махсус рәвештә күпме генә актарсагыз да) бер генә медицина энциклопедиясендә дә әлеге атаманы таба алмаячаксыз. Димәк, бу төр авыруга әлегә төгәл генә аңлатма да юк. Шунлыктан еш кына транссексуалларны трансвеститлар белән бутыйлар. Соңгылары — икенче җенес киемнәре киенеп, сексуаль дәртләрен көчәйтергә яратучылар. Алар чирдән җәфаланмый.
Транссексуаллар, паспортларында нинди җенес күрсәтелүенә карамастан, үзләрен я ир-игет, я хатын-кыз итеп ачык тоя. Ягъни паспорт җенесне тән буенча билгеләсә дә, кешенең шәхси психикасы аның нинди тәндә тууына тәңгәл килмәскә мөмкин. Тик бу психологик авыру түгел, ә табигать ялгышы. Әйтик, бала кыз тәнендә дөньяга килсә дә, аның эчендә малай утыруы ихтимал. Яки, киресенчә, җенесе буенча малай туа. Аңа, билгеле, ир-егет исеме кушалар, шул рухта тәрбияләп үстерәләр. Әмма ул барыбер психологик яктан кыз булып формалаша. Шуның аркасында мондый кешеләр даими рәвештә әйләнә-тирәдәгеләр белән генә түгел, үз-үзләре белән дә дисгармониядә яши һәм каршылыклар эчендә җан асрый.
Җәмгыятьтә аңлау таба алмау исә бу кешеләргә мәңгелек кайгыга әверелә. Шуның өстәвенә, тәнең — бер җенестә, ә җаның икенчесендә булып җәфаланып яшәргә кирәк. Әнә шуңа да транссексуаллар арасында үз-үзләренә кул салучылар күп. Аларның фаҗигасе үз бәлаләре белән кая барып бәрелергә белмәүдән гыйбарәт.
Транссексуаллар табибларга мөрәҗәгать иткән очракта да күпчелек аларны кызыксынып күзәтер өчен генә карый, ярдәм итә алмый. Үзең эчендә үзең тозакта булу бәхетсезлеген аңлату да кыендыр. Ул кыяфәтеңне үзең күралмау дәрәҗәсенә җиткәч, җенесне алмаштырудан башка чара калмый.
Бүгенге көндә мондый кешеләрнең тәне белән җанын гармониягә китерүнең бердәнбер юлы – операция. Җенесен хирургик юл белән коррекцияләгәндә ир-егетне хатын-кызга әйләндерү өчен кайчак бер операция дә җитә. Ир-егеткә әйләнү исә күпкә катлаулырак. Операцияләрнең ике-өч елга сузылуы да ихтимал. Ләкин җенесләрен алмаштырганнан соң да аларның җәфалары кимеми, гомерләре буена гормональ дарулар эчеп кенә җан асрарга мәҗбүрләр. Җәфалар болар белән генә бетсә икән дә соң...
Шулай да җенес алмаштыру транссексуалларны тышкы һәм эчке конфликтлардан коткара. Ул аларга күп кенә гражданлык хокукларын тергезергә дә ярдәм итә.
Белгечләр раславынча, транссексуаллар аз түгел. Планетадагы һәр ун меңенче кеше табигать ялгышы белән дөньяга килә икән. Америкада елына рәсми рәвештә җенес тергезү максатында өч меңнән артык операция ясала. Алты меңгә якыны яшерен эшләнә. Кызганычка каршы, бездә транссексуалларны исәпләү мөмкинлеге юк.
Дөрес, Мәскәүнең профессор В. И. Васильев җитәкчелегендәге Кеше репродукциясе һәм гаиләне планлаштыру үзәгендә йөзләрчә кешегә җенес алмаштыру операциясе ясалган. Бу өлкәдә эшләүче табиблар Уфада да бар. Тәүге шундый операция республиканың клиник балалар дәваханәсендә эшләнде. Соңгы елларда җенес алмаштыру операцияләре Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә дә уңышлы башкарыла.
Гали
Сак кына ишек кактылар. Ул ачылуга кояштай балкыган түгәрәк йөзле, уртача буйлы кыз бала күренде.
— Мин Чакмагыш районыннан. Республиканың балалар дәваханәсеннән килдем. Операция үткәрдем. Тагын берне эшләсәләр, Галиядән Галигә әвереләм. Операцияне уңышлы ясаган табибларыма рәхмәтемне гәзит аша белдерәсем килгән иде, — дип аңлатты ул редакциягә килүен.
Ул елларда мондый уникаль операцияләргә тәвәккәлләүче хирурглар сирәк, ә Башкортстанда беренче булганлыктан, хирург З. белән медицина фәннәре докторы М. ханым хакында язу теләге зур иде. Пациент үтенече дә булгач, шатланып очерк язасы гына калды. Тик алар үзләре бу хакта язуга катгый каршы төште. Беренчедән, икенче операция әле үтмәгән. Икенчедән, аның нәтиҗәлелеге билгеле түгел. Өченчедән, җенес алмаштыру операцияләренә ул елларда рәсми рөхсәт булмаган. Шуңа да бу төр операция хакында әлегә язып чыгуның кирәге юк, диделәр. Безгә Галиянең рәхмәт хатын гына бастырып чыгарудан башка чара калмады. Билгеле, операциянең төре күрсәтелмәде.
Операциянең икенчесе дә уңышлы үтте. Анысыннан соң Галиябез редакциягә Гали исемле сөйкемле егет булып килде.
— Авылга кайтмаска булдым. “Кыз-тәкә” дип көләләр. Уфада калам, — диде ул.
Бераздан эшкә урнашуын, Яңа Александровка поселогында бүлмәле дә булуын ишеткәч, аның өчен ихластан сөендек. Егетебез редакциягә килеп йөргәнлектән, аның сәламәтлек торышы, тормышы белән хәбәрдар идек.
Еллар үтү белән Галидә акрынлап кызлар чалымы кимеде. Болары күңелгә хуш килердәй үзгәрешләр иде. Тик холкының үзгәрүе, елдан-ел кырыслана баруы сагайтты. Редакциягә ул күбрәк агрессив кәеф белән килүчән булып китте. Моны без барыннан элек нәселдән килүче чиргә бәйләдек (Галинең әнисенең акылга зәгыйфьлектән җәфалануын ишеткән идек).
Егет, гадәттә, чире көчәйгән вакытта “дулап” килеп керә, андый чакларда Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтыратабыз. Бәхеткә, ул чактагы инспектор Ләлә ханым Шәкүровада һәрчак аңлау таптык. Ул Галигә булдыра алган кадәр булышырга тырышты. Уфа табиблары гына ярдәм итәрлек булмагач (монысы Гали фикере), ул аңа Мәскәүгә юллама бирде. Әмма егетебез анда барудан катгый баш тартты. Галине Уфаның 8нче дәваханәсенә салдылар.
Аннан чыгуга ул янә редакциягә “пыр тузып” килеп керде. Соңыннан шуны ачыкладык: Гали, пациент буларак, дәваханәдә үзен үтә тәртипсез тоткан. Аңарда хатын-кызларга карата күралмаучылык барлыкка килгән, хатын-кызлар яткан палаталарга кереп, һич сәбәпсезгә гүзәл затларны сүгеп йөри башлаган...
...Икенче елның яз башлары. Гали редакциягә янә “дулап” килеп керде. Чалбарын төшереп, “Менә, күрегез табибларыгызның эшен, әгъзамның бинтта гына эләгеп торуына шаһит булыгыз”, — дип тавышланды. Чак тынычландырып озаттык.
Редакциядән кайтышлый ук дәваханәгә кергән. Соңыннан шуны белдек: идән юып йөргәндә күршесе типкән. Егетнең иң нечкә — операция урынына туры килгән. Төрмәдән чыккан кеше белән уртак кухня, коридорда яшәгән булган. 8нче хастаханәдән Галине дәвалап, тәмам савыктырып чыгарганнар. Бу юлы ул, тәүге еллардагыча редакциягә шат елмаеп килеп керде. Дәваханәнең баш табибына, баш урологына һәм үзе элек хурлап йөргән табибларга рәхмәт хаты китергән иде.
Әлеге вакыйгадан соң берничә ел үткәч, Галине Уфа азык-төлек кибетләренең берсендә очраттым. Өстендәге униформага караганда, ул анда сак хезмәтендә эшли иде булса кирәк. Аның, дустанә елмаеп, бер хатын-кыз белән әңгәмә коруын күргәч, Гали өчен ихластан сөендем. Аларның әңгәмәләрен бүләргә базнат итмәдем. Аннан соң бераз вакыт үткәч, егетнең инвалидлык юллап йөрүе хакында ишеттем...
(Дәвамы бар).