+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 Сентября 2022, 02:15

"Синең әниең шундый кабахәт...!"

Илсөя Бәдретдинованың улына шундый сүзләр язучылар да булган.

"Синең әниең шундый кабахәт...!""Синең әниең шундый кабахәт...!"
"Синең әниең шундый кабахәт...!"
Бу хакта җырчы "Интертат" хәбәрчесенә сөйләгән.

– Нариманның «ВКонтакте»дагы битенә: «Синең әниең шундый кабахәт. Әтиеңне үтерде дә, үзе хәзер шуның аркасында кеше булып йөри. Эчеп, тартып, гулять итүдән башы чыкмый. Син аңардан китәргә тиешсең!» – дип язган булганнар. Үзләренчә «җайлаганнар, майлаганнар» инде, тик төп асылы шушылай яңгырый. Ул вакытта Нариман миңа моны әйтмәде. Күпмедер вакыттан соң гына: «Әни, миңа шундый сүзләр дә язганнар иде», – дип, шул хатны алып килеп күрсәтте дә үзенең җавабын укытты. Анда: «Минем әнине миннән дә ныграк белүче кеше юк. Мин аны сез яхшырак беләсездер дип уйламыйм. Үз әниемнең нинди икәнен мин үзем беләм. Шуның өчен вакытыгызны сарыф итмәгез. Ул – дөньядагы иң яхшы Әни!» – диелгән иде...

Шушы җаваптан соң мин үземә бер «галочка» куйдым: «Ох, мәйтәм, нинди терәгем бар минем!». Ни дисәң дә, ир бала әни кешегә шулкадәр якын була. Гастрольгә чыгып китәм икән, аның «Әни, син берәр нәрсә ашадыңмы соң?», «Син кайда йоклыйсың, күрсәт әле?», «Салкын түгелме, туңмыйсыңмы?» ише сораулары җанга – май инде, белсәң. Улымның шулай балаларча кайгыртуы бит инде бу мине, - дигән Илсөя.

фото: интертат

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас