6 сентябрьдә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «БашРегионСпас» эзләү отряды волонтерлары хәбәр иткәнчә, кызны үле килеш тапканнар. Аның үлеменә нәрсә сәбәп булганы әлегә билгеле түгел. Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, кызның үз-үзенә кул салган булуы мөмкин. Аның бер-бер артлы сөйгәнен һәм әтисен югалтуы турында хәбәр иткән идек.
Бишбүләк районының Бишбүләк авылында яшәүче кыз 29 августта өеннән билгесез юнәлештә чыгып китә һәм юкка чыга. Аны эзләүдә полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлар катнашты.
Авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмәнең.
Фотр: башинформ