+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 сентябрь 2022, 06:20

Мәктәп директорын ришвәт алганда тотканнар

Стәрлетамакта полицейскийлар бер мәктәп директорын ришвәт алганда җинаять өстендә тоткан.

Мәктәп директорын ришвәт алганда тотканнарМәктәп директорын ришвәт алганда тотканнар
Мәктәп директорын ришвәт алганда тотканнар
Мәгариф учреждениесенең 65 яшьлек җитәкчесе мәктәп бассейнын арендага биргән өчен бүләк алырга теләгән.

32 яшьлек йөзү тренеры аның җитәкчелегендә шөгыльләнергә теләгән балалар төркемен җыйган. Мәктәп директорына ул бассейнны арендага алу турында килешү төзү үтенече белән мөрәҗәгать иткән, тик тегесе документка кул куйган өчен 160 мең сумнан артык акча таләп иткән. Тренер ярдәм сорап хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, 5 сентябрьдә тренер директорга 125 мең сум акча биргән, шуннан соң аны җинаять өстендә тотканнар. Ул мәктәпкә 2018 елдан җитәкчелек иткән. Хәзер ир - зур күләмдә ришвәт алу турындагы эшнең фигуранты. Тикшерү дәвам итә.

Фото: собкор02.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас