+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 Сентября 2022, 03:00

Машинадан сикереп харап булган

Ә урында утырып калган водитель артык нык имгәнмәгән дә.

Машинадан сикереп харап булганМашинадан сикереп харап булган
Машинадан сикереп харап булган
Туймазы районында «ГАЗель» көпчәкләре астында бер кеше һәлак булган. ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 6 сентябрьдә Шаран районында яшәүче кеше, өч тонна арыш төяп, «ГАЗель» йөк машинасында юлга чыккан. Таулы урыннан түбән төшкәндә, якынча мәгълүматлар буенча, тормозлары тотмыйча, транспорт чарасы юл читенә очып төшкән.

Янәшәсендә утырган 49 яшьлек ир, куркып, автомобильдән сикергән һәм «ГАЗель»нең арткы көпчәге астына эләккән.

Алган җәрәхәтләрдән ир вафат булган. Шофер җитди җәрәхәтләнмәгән.

Авария көндез Шаран - Төмәнәк автомобиль юлының 18нче чакрымында булган. Хәзерге вакытта аның буенча тикшерү үткәрелә.

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас