Айнур 1964 елның мартында әнисе Вәрисә белән әтисе Әхәтне шатландырып, Стәрлебаш авылында дөньяга аваз сала. Әтисе бу вакытта “Сельхозтехника” берләшмәсендә шофер булып эшли. Әнисе – Айнур белән. Бу чорларда авылда яшәү шартлары җиңел түгел иде. Айнурга бер яшь тулуга, алар Себер якларына барып урнаша. Гәрчә, Себердә ел мизгелләре бездәгедән күпкә кырыс булса да, эшеңә мул гына хезмәт хакы түлиләр. Шулай итеп, Әхәт белән Вәрисә Айнурга 6 яшь тулганчы Себердә яши.
Матди яктан ныклап аякка баскач, Уфага кайтып төпләнәләр. Өч бүлмәле фатир алалар. Тормышлары җайга салына кебек, тик Әхәт кенә вакыты-вакыты белән эчкәләп ала. Вәрисә үзе сату эшенә керә.
Айнур гаиләдә беренче бала буларак бик иркә, үзсүзле булып үсә. Беренче сыйныфны тәмамлагач та әтисеннән үзенә “самокат” алдыра. Ә бер көнне уллары самокаты белән юкка чыга. Аны көн буе эзлиләр. Баксаң, ул үзләренең өеннән ерак булмаган тимер юл вокзалы янында, перронда уйнап йөргән була. Шушы вакыйгадан соң да бала “сабак” алмый. Әти-әнисенең шелтәләгәнен колагына да элми башлый.
Еллар акрынлап үтә тора. Айнур да 8нче сыйныфны тәмамлый. Беркөнне мәктәптән өенә кайткач, әтисенең аракы эчеп исереп йоклаганына тап була. Аракысы шешәсе белән өстәлдә утыра. Нинди шайтан котырткандыр Айнурны, ул шул аракыны тәмләп карарга була. 14 яше дә тулар-тулмас балага бик тиз тәэсир итә ул. Айнур өчен дөнья киңәйгәндәй була, атлавы да җиңел кебек, хәтта урамга чыгып яшьтәшләре белән сугышасы да килә башлый малайның. Шулвакыт әнисе кайтып керә. Эләгә, әлбәттә, Айнурга, нык эләгә! Ә инде әтисе уянгач, каеш та татып карый ул.
Бу вакыйгадан соң, әлбәттә, Айнур аракының нинди явыз икәнлеген аңлый, шулай да туры килгәндә я сыра, я аракыны әти-әнисенә сиздерми генә тәмли башлый ул.
Мәктәпне тәмамлагач, әтисе кебек шофер һөнәрен сайларга уйлый һәм автотранспорт-юл техникумына укырга керә. Аны тәмамлар алдыннан өйләренә “килен дә төшерә”. Тормыш иптәше итеп Күмертауда туып-үскән, Уфада югары уку йортында укыган Татьяна исемле кызны сайлый ул. Туйлар үткәннән соң әтисе вафат була. Өйләнешкәннән соң күп тә үтми сабыйлары аваз сала.
Балага Андрей дип исем кушалар. Бала туганнан соң Татьяна бик нык үзгәрә. Айнурны бала янына да, үзенең янына да китермәс була. Көн-таң атса баланы кулына алып, көн буена аның белән мәшгуль була. Хәтта иелеп идән себерергә, кер юарга да “оныта” ул. Әлбәттә, Татьянаның бу гадәте ошамый Айнурга. Ул вакыты-вакыты белән өйдән билгесез якка чыгып югала, ә инде өйгә кайтканда лаякыл исерек була. Икенче көнне айныгач, әнисе белән хатыныннан гафу үтенеп, тагын эшкә китә.
Әнисе улы белән килененең кыланышларына үзен гаепле санап, авылга – әти-әнисен карарга кайтып китә. Ә Айнурга шул гына кирәк, элек өйдә ике “тормоз” булса, хәзер берәү генә. Ул да булса – хатын. Айнурның кыланышларына битараф ул, Айнур башы белән җир сөрмиме, аңа барыбер. Аның бит баласы бар, ул бала карый...
Еллар үтә. Андрей да үсә. Ул ана тәрбиясеннән бер адым да читкә тайпылмый торган малай була. Ә әтисен, әнисе кебек, әти дип санамый, хәтта иртәләрен “хәерле иртә, әти”, дип дәшәргә дә кыенсына.
Башта мәктәпне тәмамлый, соңыннан – институт. Өйләнә, малае туа, тик ул гаиләсе белән озак яшәми, әнисенең сүзен тотып, хатынын улы белән ташлап кайтып керә. “Башкача мин киленең белән яшәмәячәкмен”, – дип әйтә ул әнисенә. Ә тегесенә шул гына кирәк, Андрейны ияртеп, Айнурдан качып өйдән чыгып китә. 37 ел торган гаилә шулай таркала.
Эш яратмаган Татьяна нинди хәлдә калдыра соң фатирны? Стеналарда обойлар ертылып беткән, өйнең түшәме беркайчан да агартылмаган, тәрәзә рамнары буялмаган. Ә ванна бүлмәсе белән бәдрәфкә керерлек тә түгел. Балалар бүлмәсе җыен кирәкмәгән төенчекләр белән тулган. Боларның шаһиты булган Айнур тәмам эчкечелеккә сабыша. Айлар буе диванда исереп ятар була. Ярый әле бу хәлне ишетеп, әнисе кайта. 10 ел буе торган икенче ирен чакырып бераз ремонт эшләтә, улы янында яшәргә кала. Айнурның үги әтисе Фәнил, әлбәттә, Уфага яшәргә килми, чөнки аның авылда үзенең йорты бар. Ул зур да, чиста да. Аны ничек ташлап китсен?
Июнь урталарында Фәнил Уфага килә. Айнурларда төн үткәргәннән соң, икенче көнне Нагаево бистәсенә Вәрисә белән Коръән ашына барырга булалар. Айнур исереп диванда ятып кала.
Нагаевода 3-4 сәгать кунак булалар Фәнил белән Вәрисә. Ә кайтсалар... Өйдә өч бомж, фәхишә хатын, ике ир “сабантуй” ясап яталар. Вәрисә аларны куып чыгарырга тырышып карый. Ләкин алар Вәрисәнең сүзләрен колакларына да элми. Шулвакыт Фәнил идәндә тезелеп утырган шешәләрнең берсен ала да: “Я чыгып китегез, я шешә белән башларыгызны ярам!” – дип кычкыра. Тегеләр тиз генә чыгып тая. Икенче көнне иртән Айнур әнисе янына кереп акча, яисә аракы таптырырга керешә. Фәнилгә аны якасыннан тотып “җилгәрергә” генә кала.
Бу тамашадан соң Вәрисәнең күз алдына яшь чагы килеп баса. Аны да бит кыз чагында авылның бер алкашы клубтан чыкканда мәсхәрәләп, үтерергә уйлап алып киткән иде. Шул вакытта Әхәт килеп коткармаса, белмим, нәрсә белән беткән булыр иде бу эш.
Шул маҗараларны исенә төшереп, улы Айнурның мыжып, аракы таптырганына түзеп яши Уфада бүген Вәрисә.
Ә Фәнил авылда яши: бакча үстерә, алма, чия, слива агачларының җимеш бирүләренә шатланып дөнья көтә, үзенә юаныч таба. Балалары кайтып хәл белешеп торалар. Еш кына авылдашлары ихтирам итеп, Коръән мәҗлесләренә дәшәләр, боегырга ирек куймыйлар.
“Мин эчәм, эчтем, эчәчәкмен”, дип җикеренә Айнур әнисе янында. Бервакыт бу адәмне эчкечелектән коткарып булырмы, юкмы, анысын инде бер Аллаһ кына белә торгандыр.
Фуат Мусин.
Уфа шәһәре.