+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 сентябрь 2022, 07:00

Көймә әйләнеп капланган

Балыкчыларның берсе батып үлгән.

Көймә әйләнеп капланганКөймә әйләнеп капланган
Көймә әйләнеп капланган
Башкортстанда өч балыкчы фаҗигагә тарыган, аларның берсе һәлак булган. Бу хәл кичә Краснокама районының Иске Бөртек авылы янында Агыйдел елгасында булган.

МЧСның Башкортстан буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, өч кеше балык тотканда көймәләре әйләнеп капланган. Аларның берсе су төбенә киткән, калган икесе үзләре ярга чыккан.

«Алар һәлак булган балыкчының гәүдәсен судан алып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган. Оператив-тикшерү чаралары үткәрелә", - диләр ведомствода.

фото: sibhar.ru  

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас