+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 Сентября 2022, 02:45

Мәктәпкә барганда юкка чыккан

Нефтекама шәһәрендә 14 яшьлек Линар Хөснетдинов 6 сентябрь иртәсендә мәктәпкә барганда югалган.

Мәктәпкә барганда юкка чыкканМәктәпкә барганда юкка чыккан
Мәктәпкә барганда юкка чыккан
Үсмернең югалуы турында полициягә әбисе хәбәр иткән. Хәзер полицейскийлар егетне эзли, дип хәбәр итте республика буенча Эчке эшләр министрлыгы.

Югалган көнне Хөснетдинов куе зәңгәр төстәге куртка һәм чалбар, ак күлмәк, кара кроссовкалар кигән. Кара-кызыл төстәге мәктәп рюкзагы һәм үзе белән кара аяк киеме булган.

  Линар турында мәгълүматыгыз булса,  полициягә шушы телефоннар аша хәбәр итүне сорыйлар: (34783) 2-29-02, (347) 279-39-02, 02 (102 — кесә телефоныннан).
 
Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас