+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 Сентября 2022, 03:20

Уфада колхоз базары янды

9 сентябрь кичендә Уфада халык телендә колхоз базары дип аталып йөртелә торган «Меркурий» сәүдә үзәге янды.

Уфада колхоз базары яндыУфада колхоз базары янды
Уфада колхоз базары янды
Урынга янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, сәүдә нокталары хуҗалары, гади кешеләр килгән. Янгынның гомум мәйданы якынча 1 500 мең квадрат метр тәшкил иткән. Андагы контакт зоопарктан 56 җанварны коткарганнар.

Янгын сүндерүчеләр аны туктата алган. Корбаннар юк дип хәбәр итәләр.

Телеграм-каналларның берсендә янган сәүдә павильонында мародерлар йөгерә дигән мәгълүмат таралды. Чынлыкта, бу сәүдә нокталары хуҗалары, арендаторлар. Алар бинага үтәргә һәм әйберләрен коткарырга тырышкан...

фото: башинформ, горобзор

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас