+11 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 сентябрь 2022, 12:15

Башкортстаннан кайтып барганнар

Авариядә дүрт яшьлек кызчык һәлак булган.

Башкортстаннан кайтып барганнар
Башкортстаннан кайтып барганнар
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 11 сентябрьдә төннең өченче сәгатендә Екатеринбург - Төмән федераль автомобиль юлының 292нче чакрымында «Тойота Королла» автомобиле бер өем грунтка барып кергән. Юлның бу өлешендә ремонт үткәрелгән булган. Иномарка әйләнеп капланган. Машинадан дүрт яшьлек кыз чыгып очкан. Бала авария урынында һәлак булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, кызны балалар креслосыннан башка алып барганнар.

"Тойота"да Юграның Түбән Варта районыннан гаилә булган, алар Башкортстаннан өйләренә кайтып барган. Юл-транспорт һәлакәтендә 36 яшьлек машина йөртүче һәм аның 8 яшьлек улы җәрәхәтләнгән. Балаларның әнисе имгәнмәгән.

Әлеге фаҗиганең хәл-шартлары ачыклана.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: