+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 Сентября 2022, 08:40

Машина өстенә килеп төшкән

Стәрлетамакта Тукай урамындагы йорт янәшәсендә бер егет биеклектән автомобиль түбәсенә килеп төшкән.

Машина өстенә килеп төшкәнМашина өстенә килеп төшкән
Машина өстенә килеп төшкән
Ул исән калган. Бу хәл видеокүзәтү камерасы объективына эләккән. Машина түбәсе яньчелгән. Шаһитлар шунда ук егеткә ярдәмгә килгән, медиклар бригадасы оператив рәвештә килеп җиткән.

Аны ашыгыч рәвештә шәһәр дәваханәсенә озаталар. Зыян күрүче биеклектән егылып имгәнгән. Бу вакыйганың сәбәбен хокук сакчылары ачыкларга тиеш.

Кайбер мәгълүматлар буенча, егетнең сәламәтлеге белән проблемалары күзәтелгән һәм аңа ашыгыч ярдәм машинасы килгән булган...

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас