Октябрьский шәһәрендә мошенниклар пенсионер хатынның 180 мең сумнан артык акчасын урлаган.
Хатынның кесә телефонына ниндидер ханым шалтырата, ул үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра һәм полиция тарафыннан аның шәхси мәгълүматларын үзләштергән һәм мошенникларга хәбәр иткән шикләнелүче тоткарлануын белдерә. Ялган хокук сакчысы Октябрьскийда яшәүче ханымга үзенең саклык кенәгәсеннән финансларны алырга һәм «сейф ячейкаларына» салырга кирәклеге турында әйтә.
Аннары сөйләшү "банк хезмәткәре"нә күчерелә, ул пенсионерны киләсе финанс операциясе турында беркемгә дә әйтмәскә ышандыра. Хатын-кыз барысын да ул кушканча эшли.
Шулай итеп, ул 180 мең сумнан артык акчасын югалткан. Шунысы игътибарга лаек: хатын мошенниклыкның мондый төрләре турында белгән, ләкин аферистлар аны шулкадәр оста алдаган ки, ул аларга ышанган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: seminaria-tmb.ru