+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 сентябрь 2022, 07:15

Уфа уртасында коточкыч авария

Бүген Уфада 37 яшьлек ир "BMW-318iA" руле артында Октябрьнең 50 еллыгы урамы буйлап Цурюпа урамына таба барганда идарәне югалткан һәм бордюрга бәрелгән, шуннан соң автомобиль әйләнеп капланган.

Уфа уртасында коточкыч аварияУфа уртасында коточкыч авария
Уфа уртасында коточкыч авария
Юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасы йөртүчесе һәм аның 26 яшьлек пассажиры авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә салынган. Медицина учреждениесендә машина йөртүченең торышын билгеләү өчен этанолга кан анализы алынган.

"Билгеле булганча, машина йөртүченең транспорт чаралары белән идарә итүгә хокукы булмаган, чөнки аның йөртү таныклыгы 2016 елда гамәлдән чыккан. Моннан тыш, автомобиль законда билгеләнгән тәртиптә Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсендә теркәлмәгән.
ДТП факты буенча тикшерү башланды,», — дип хәбәр иттеләр Уфа буенча ЮХХДИ идарәсендә.

«Башинформ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, чит ил машинасы Октябрьнең 50 еллыгы урамында зур тизлектә барган, шофер Үзәк базар боҗрасында хәтта тормозга басарга да тырышмаган.

"Шофер туп-туры барды да, боҗрадагы бордюрга бәрелеп, каплады. Бу урынга бик тиз ЮХХДИ хезмәткәрләре килеп тә җитте. Соңрак МЧС һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килде. Хокук сакчылары юл-транспорт һәлакәте урынында шунда ук "салондагы ир-егетләрдән хәмер исе килә", дип белдерде», - дип хәбәр итте әңгәмәдәш.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас