+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 сентябрь 2022, 07:35

Трассада бала табылган

Әлеге вакытта балагыз кайда йөри?

Трассада бала табылганТрассада бала табылган
Трассада бала табылган

Уфа янындагы Михайловка трассасында кечкенә малай табылган.

Ул юлда берүзе йөгергән. Бу вакытта трасса аша үткән яшь пар туктап, аның белән сөйләшкән. Бала әти-әнисенең кайда икәнлеген аңлатып бирә алмаган. Яшьләр аны фотога төшереп, туганнарын оператив рәвештә табу өчен мессенджерларга һәм социаль челтәрләргә куйган. Шулай ук алар полициягә дә мөрәҗәгать иткәннәр.

"Чатларга сөрән салу нәтиҗәсендә баланың ата-анасын таба алдылар. Аны без якындагы КППга алып килдек. Хәзер бу хәлне  полиция хезмәткәрләре тикшерә". - дип сөйләгән малай яныннан битараф үтә алмаган ханым.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас