+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 сентябрь 2022, 10:13

"Күрәзәче ярдәмендә куркыныч авырудан котылдым..."

Бу дөньяда шундый гаҗәеп хәлләр дә була икән!

Бу гаҗәеп хәл турында 41 яшьлек ир-егет "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.

"Бер ел элек, ковид белән җитди авырганнан соң, үпкәдә яман шеш авыруы таптылар. Табиб сүзләренчә, дәваланырга мөмкинлек бар иде. Берничә химия терапиясе уздым, күптөрле дарулар эчтем. Тик хәлем яхшырмады, киресенчә, ябыктым. Күрсәткечләргә караганда да, авыру үсә генә иде.

Инде савыгырга өмет калмагач, күрәзәчегә бардым. Аны миңа дус-иптәшләр тәкъдим итте. Анда 4 сеанс үттем. Соңгысында: "Ким дигәндә тагын 30 ел яшәячәксең", - дип кайтарды.

Ышанасы килсә дә ышанып бетмәдем. Тик бер айдан хәлләр яхшырды. Анализлар күрсәткечләре дә әйбәтләнде, авыру чигенә башлады. Табиблар белдерүенчә, яман шештән тулысынча савыгып булмый, әмма ул үсмәсә - яшәргә мөмкин.

Аллаһка шөкер, бүген хәлләрем яхшы. Күрәзәчегә мең рәхмәтлемен. Хәзер авырсак, бөтен гаилә белән дәваланырга аңарга барабыз", - дип язган ул.

Фото: ru.freepik.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас