+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 сентябрь 2022, 06:50

“Карлыган кара була”

м

“Карлыган кара була”“Карлыган кара була”
“Карлыган кара була”

Агачлар күләгәсендәге эскәмиядә утырган олы яшьтәге бер апа игътибарымны җәлеп итте. Калтыранган кулына йомарлап тоткан алсу кулъяулыгы белән әледән-әле күз яшьләрен сөрткәләп ала. Иңбашлары дерелди. Нидер булган ахры бу апага, бәлки хәле бетеп киткәндер, көн дә бигрәк эссе бит...

Янына килеп утырам. “Гафу итегез, авырып киттегезме әллә?”, – дим акрын гына. “Юк, кызым, – таныш түгел апа көрсенеп куйды. – Шөкер, ул-бу була калса, даруларым кесәмдә генә минем. Эш башкада шул, әйтергә дә оят инде...” Беравык тын торгач, сүз йомгагы сүтелә башлады. Гөлчирә апа (исемнәр үзгәртелде) кайчандыр үз йортында матур гына гомер кичергән. Бакчасыннан елның-елында ярыйсы гына уңыш җыйган. Хәләле дә үзе кебек тырыш-эшчән булган. Язмыш бит гел шатлыкка, муллыкка чорнамый адәм баласын, ачы җимешләрен дә еш татыта. Гөлчирә апаның тәүдә – бердәнбер улы, аннары ире дә гүр иясе булган. Кайгы-хәсрәт моңарчы әллә ни сиз­дермәгән авыруларын көчәйткән. Уйлаган да ханым, йортын зур булмаган фатирга алышырга ниятләгән. Туган тиешлеләре дә хуплаган мондый адымны. “Ялгызыңа читенгә туры килә, бакча карарга да кыен. Без гел генә килеп ярдәм итә алмыйбыз. Иркенләп яшәрсең фатирда, күрешеп, хәл белешеп торырга да уңайлырак булыр”, – дигәннәр.
Ышанган Гөлчирә апа, ник ышанмаска. Чит-ят түгелләр, рәхмәтеннән ташламаслар. Өс­тәвенә, гомер бакый ире белән туган-тумача булганнар, үзләрен курорттагы кебек кунак итеп яшәгәннәр. Онытмаганнардыр яхшылыкны, шәт...
Тәүге мәлләрдә, чыннан да, килгәләгән туганнар, аннары кечкенә фатирга юл төшүләр сирәгәйгән. Ялгыз карчыктан ни файда... Апабыз үзе дә барып чыккалаган туган тиешлеләренә. Тик... әллә ни якты чырай күр­сәтүче табылмаган шул. Синең белән җәелеп утырырга вакыт юк монда, янәсе. Дөнья көтәсе бар!
Гөлчирә апа аңлый барын да, тик бакчада тулышып пешкән җиләктән бераз авыз итәсе килә бит каһәрең. “Азрак кына җиләк бирмәссең микән, туганым?” – ди кыяр-кыймас хуҗабикәгә бер баруында. Тегесенең исә йөзенә болыт йөгерә. “Ни бит, оныкларга калдырган җиләк ул, алардан артмый. Базардан алырсың әле, ялгызыңа күпме кирәк...”
Гарьлегеннән кып-кызыл бул­ган Гөлчирә апа кайтыр якка юнәлә. Көчкә кайтып егыла. Берничә көн авырып ятканнан соң, икенче бер туган тиешлесенә барырга уйлый. Карлыган яфрагы белән чәй эчкәндә хәлләр кереп китәр иде. Кыз туганының, шөкер, тормышы җитеш, каршы килмәс, мөгаен. Әмма, гөнаһ шомлыгы, монда да кочак җәеп каршыламыйлар. “Карлыган яфракларын әле өзәргә ярамый, уңышка зыян килә. Көз җитәрәк бирермен”, – дип кырт кисә хуҗабикә ханым. Чәй эчәргә дә кыстап маташмый, дус-ишләре белән табигатькә чыгасылары бар икән. Так что, бигайбә!
...Гөлчирә апа сөйли, һаман булса алсу кулъяулыгын кулында бөтәрли. “Әйе, карлыган яфрагы. Яфрак кызганырлык көнгә калдык микәнни? “Адәм баласы баеган саен комсызлана, саранлана бара”, – ди иде еш кына әнием. Дөрес сүзгә җавап юктыр, күрәсең...”

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас